Татарстанда көчле җил, бозлавык һәм буран көтелә

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Республикада көчле җил һәм бозлавык белән буран фаразлана. Бу хакта бүген “Татар-информ”га интервьюда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина җиткерде.

“Россиянең барлык Европа территориясендә актив циклонлы кар өермәсе күзәтелә. Ул безгә Европаның төньяк-көнбатышыннан килде. Хәзер аның үзәге Мәскәүдән төньяк-көнбатыштарак урнашкан. Татарстан инде әлеге циклон тәэсиренә эләкте. Республикада яңгырлар явачак”, – дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.

 “1 ноябрьдә секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Казанда ул секундына 20 метрга кадәр булачак. Температура 0дән +5 градуска кадәр саклана.

Пәнҗешәмбе, 2 ноябрьдә, юеш кар, урыны белән буран көтелә. Җил республика буенча секундына 18 метрга кадәр булачак. Температура төнлә һәм көндез -3тән +2 градуска кадәр, җылы саклана. Юлларда бозлавык булырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Ирина Трущина.

Җомга, 3 ноябрьдә, җил уртача, кыска вакытлы юеш кар явуы көтелә. Температура төнге сәгатьләрдә -1дән -6 градуска кадәр булачак. Көндез максималь температура -2 дән +2 градуска кадәр көтелә.

Автомобиль йөртүчеләргә юлларда сак булу сорала, урыны белән бозлавык булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе республика территориясендә әлегә бозлы яңгыр көтелмәвен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International