Әлки районында төлкеләргә 20 мең вакциналы конфет таратылачак

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Ел башыннан бирле шундый вакцина-конфетлар ике тапкыр – барысы 22 мең данә таратылган булган инде. Вакцина төлкеләр сәламәтлегенә зыян салмый, аларны котыру чире йоктырудан гына саклый. Быел төлкеләрнең нык үрчүе күзәтелә. Алар, йорт кошларына хыянәт итү белән бергә, котыру чире тарату чыганагы булып та торалар.

Ветеринария хезмәткәрләре шулай ук  йорт хайваннарына котыру чиренә каршы  прививка-уколлар ясый башлаганнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International