Әлки районының Борискино җирлегендә үзара салым акчасына күп эшләр башкарылган

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Дөрес, халык үзара салымны ел башыннан ук түләп куйса, эшләр тагын да күләмлерәк булыр иде. Күпләр салымны август-сентябрьдә түләгән. Димәк, аңа хөкүмәт субсидиясе дә өченче-дүртенче кварталларда гына кайта ала. Шуңа карамастан, башкарылган эшләр байтак. Иске Әнҗерәдә су башнясы тирәсен санитар зона ясап, 15х15 метр мәйданда профнастил белән тотып алганнар. Шунда ук электр җиһазлары өчен павильон куелган. Бу эшләр 81 мең сумга төшкән.

Исәлектә су башнясы буялган (24 мең сумга). Тагын 34 мең сумга насос сатып алынган, 18 мең сумга төрле ремонт эшләре башкарылган.

Җирлектә авыл урамнары утларын көйләү, урамнарны тәртиптә тоту юнәлешендә дә шактый эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International