Матбугатка яздыру буенча Иске Камка, Иске Алпар, Иске Салман, Юхмачы почта бүлекчәләре яхшы эшлиләр. Ә менә Кошки, Әхмәт, Чуаш Кичүе, Апак, Базарлы Матак авылларында газета-журналларга яздыруны җанландырырга кирәк әле.
Традиция буенча, 2018 елның беренче яртыеллыгына “Әлки хәбәрләре”нә яздыруда уңышлы эшләгән почта хезмәткәрләренә редакция истәлекле бүләкләр тапшырачак.