Әлки районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында төзекләндерү эшләре дәвам итә

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Шушы көннәрдә “Строитель и К” ҖЧҖ бригадасы котельня бинасын ремонтлау һәм түбәсен ябуны төгәлләгәннәр. Ә “Энерготехсервис” оешмасы эшчеләре интернат бүлмәләрендәге яктырткыч лампаларны энергияне янга калдыра торганнарына алыштырганнар.

“Хузангай” җәмгыяте һәм “Тяминов” фермер хуҗалыгы исә интернатка әледән-әле хәйрия ярдәме күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International