Менә икенче көн инде Федераль салым хезмәтенең 1 нче районара инспекциясе Әлки участогында иртәдән кеше күп – узган 2016 ел өчен милек салымнарын түләү вакыты җитте бит.
–Ачык ишекләр көннәрендә аеруча киеренке эшлибез. Чөнки салым түләүчеләрне вакыт та ашыктыра – декабрь башына милек, җир һәм транспорт салымнарын түләп бетерергә кирәк бит. Сораучыларга кайсы салымның нинди ставка буенча салынуын аңлатабыз,–ди баш салым инспекторы Наталья Голубева.
Салым җыюда җирле үзидарәләр дә актив катнаша. Үргәгар җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов та шуны җөпли:
–Бу көннәрдә гел халык арасында без. Кешеләрнең күпчелеге салымнарны вакытында түләп килә. Дөрес, кайберәүләр белән кат-кат сөйләшергә, читтә яшәүчеләр белән элемтәгә керергә туры килә. Салым инспекторлары киңәшләре һәрчак кирәк безгә,–ди ул.
Район буенча милек салымнарының яртысы диярлек җыелган инде. Наталья Голубева инспекциягә килергә, чират торырга вакыт тапмаганнарга электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга киңәш бирә:
–Өйдән торып кына компьютер аша эш итү салым түләүчеләргә дә җайлы, безнең эшне дә киметер иде,–ди ул.