Әлки районында берьюлы 13 егетне солдат хезмәтенә озаттылар

2017 елның 11 ноябре, шимбә

Көзге чакырылышта районнан 37 кешене Россия Кораллы Көчләре сафларына озату бурычы куелган. Октябрь аенда бер төркем егетләребез армия сафларына китте инде. Ә узган шимбәдә менә берьюлы 13 райондашыбызны тантаналы төстә солдат хезмәтенә озаттык.

Башта егетләрне хәрби комиссариат бинасына чакырып алдылар. Аннан алар кулларына банк карталары, башка документлар тотып чыкты. Китте әти-әниләр, дуслар, туганнар белән саубуллашу, фотога төшүләр…

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев призывникларга сафка тезелергә команда бирде. Ул аларга хәерле юллар, хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен теләде. Аннан әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп:

–Улларыгыз өчен борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр,–дип тынычландырды. –Егетләр Оренбургтагы без шефлык иткән хәрби частька һәм башка төбәкләргә  озатылачак. Сезгә аларны Казаннан озату вакытын хәбәр итәрләр. Алдагы ике көндә алар медицина тикшерүе үтәчәк, хәрби хезмәткә әзерләнәчәк. Яңа киемнәр бирелгәч, өсләрендәге кием-салымнары һәркайсының пакетларына тутырылып хәрби комиссариатка кайтарылачак, аларны сезгә тапшырырбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International