Газетабыз җәй айларында район халкы арасында “Матур бакча” бәйгесе оештырган иде. Авыл халкы бит бүген матурлыкка, камиллеккә омтыла. Күпләр өйләрен матурлап, йорт-җирләрен ялт иткән чисталыкта тоталар. Бакчалары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, фантазияне эшкә җигеп бизәлгән хуҗалыклар бихисап. Әнә шул матурлыкны мөмкин кадәр күбрәк кешегә күрсәтү, бер-береңнән өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу максатын да күздә тотып, редакциябез соңгы елларда “Матур бакча” бәйгесе үткәрүне традициягә кертте. Быел бу бәйгедә 16 кеше катнашты. Аларның берсеннән-берсе күркәм бакча фотосурәтләре газетабызның сайтында урын алды. Ә бәйгегә йомгак ясауны газета укучыларга тапшырдык. Алар үзләре иң матур дип тапкан бакча өчен тавыш бирделәр. Җиңүчеләрне билгеләгәндә редакциянең фикере дә исәпкә алынды.