“Әлки хәбәрләре” район газетасына 3 мең кеше язылырга өлгергән

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

“Әлки хәбәрләре” газетасына 3 мең кеше язылырга өлгергән.

2018 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу дәвам итә. Районда барысы 5947 данә газета-журналга язылганнар. Шуның 3 меңе – “Әлки хәбәрләре”. Моннан тыш, “Ватаным Татарстан” газетасына – 445 кеше, “Республика Татарстан”га – 356, ә “Татарстан” журналына – 69 кеше подписка рәсмиләштергән.

Матбугатка яздыру буенча Иске Камка, Иске Алпар, Иске Салман, Юхмачы почта бүлекчәләре яхшы эшлиләр. Ә менә Кошки, Әхмәт, Чуаш Кичүе, Апак, Базарлы Матак авылларында газета-журналларга яздыруны  җанландырырга кирәк әле.

Традиция буенча, 2018 елның беренче яртыеллыгына “Әлки хәбәрләре”нә яздыруда уңышлы эшләгән почта хезмәткәрләренә редакция истәлекле бүләкләр тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International