11 ноябрьдә Балык Бистәсендә узган бәйгедә районның кече һәм олы мәктәп балалары командалары икесе дә өченче урыннарны алды. Нәтиҗәдә безнең ике команда Казанда үтәсе финал ярышларында катнашу хокукына ия булды. Бадминтончыларны ярышларга балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Максим Муштаков әзерләде. Шуны да әйтик, спортның бу төре Базарлы Матак, Юхмачы, Хлебодаровка авыллары яшьләре арасында аеруча популяр.