БЫЕЛ ЧЫН КЫШ КАЙЧАН КИЛӘЧӘК?

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

"Көнбатыш процессларына бәйле рәвештә быелгы көз җылы килде: безгә даими рәвештә Төньяк Атлантикадан циклоннар килә һәм температура күтәрелүенә китерә. Хәзер кыш алды һәм тәүлекнең уртача температурасы түбән булырга тиеш. Ләкин хәзерге вакытта температура югары", - дип сөйләде метереология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев "Челнинские известия" газетасына. 

Тотрыклы кар катламы тәүлек температурасы минус  5 °С ка җиткәч ятачак. Гадәттә, бу 19-22 ноябрь көннәренә туры килә. Ләкин быел бер атнага тоткарлык булырга мөмкин. Россия Федерациясенең Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, һава температурасы 22 ноябрьгә кадәр нормадан 4 °С ка югары һәм Татарстан республикасы тулысынча шушы зонага туры килә. Шуңа күрә кинәт кенә суытуны көтәргә кирәкми. Моның өчен салкын арктик басымнар кирәк, - дип аңлата метеоролог. 

Россия Гидрометеорология үзәгенең фаразларына карганда, ноябрь аенда температура нормадан  0,5 °С ка югары, ә декабрьдә нормадан тайпылышлар булмаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International