“Күңелле яшибез!” җирле партия проекты кысаларында үткәрелгән әлеге бәйгедә 2006-2008 елларда туган малайлар һәм кызлар – 15 яшь бадминтончы катнашты. Балалар аерым (одиночный) разрядларда ярышты. Беренче урыннарны Илсаф Сәлахов, Ралина Әхмәтова, Кирилл Горшунов яуладылар. Алар барысы да – Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары, тренер, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Максим Муштаков җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Призлы урыннар алган һәр укучы партиянең җирле бүлекчәсе бүләкләренә ия булды.