Үзешчәннәрнең җыр-биюләре дә тамашачы күңеленә хуш килгән.
Районда “Чәчәк атсын туган җиребез Татарстан” дигән үзешчәннәр смотры дәвам итә. Иске Камка үзешчәннәре Карамалыга, алпарлылар Үргәгарга барып осталыкларын күрсәткәннәр. Борискино клубы сәхнәсендә Чуаш Борнае һәм Иске Матак җыр-бию осталары концерт куеп киткән.