Әлки районыннан көллият укучысы Альберт Локманов республика спартакиадасында җиңү яулады

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Чистайда узган әлеге спартакиадада быел хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге егетләр катнашты. Зона ярышларында җиңүгә ирешеп, безнең район командасы финал уеннарында катнашу хокукы алган иде.

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы укучысы Альберт Локманов финалда “КамАЗ” автомобиле йөртү буенча (вождение) җиңү яулады. Ә командалар арасында без – алтынчы урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International