Әлеге җиңүне коллектив “Мәгариф учреждениеләрендә яңа 2017-2018 нче уку елына иң яхшы әзерлек” дигән смотр-конкурста яулады. Диплом өстенә Балалар иҗаты йорты 300 мең сумлык сертификатка да ия булды. Бүләкләрне коллектив җитәкчесе Әнисә Гайфуллинага ул чактагы мәгариф министры Энгель Фәттахов тапшырды.