Быел җәй районыбызда үткән әлеге фестивальгә республиканың төрле районнарыннан бик күп балалар коллективлары җыелган иде. Ә киләсе елдан фестиваль халыкара төс алыр дип күздә тотыла.
Республика Мәдәният министрлыгы узган атнада районыбызда “Әйлән-бәйлән” видео-китабын төшерде. Анда Хурада мәдәният йорты каршында эшләүче “Пугане”, район мәдәният йортының “Асылташлар” балалар фольклор коллективлары чыгышлары кертелде.