Күпләр Яңа елны яшел чыршыдан башка күз алдына да китерми. Ылыс исе аңкып торган урман гүзәле бит шатлык-күтәренкелек, бәйрәм рухы тудыра. Яшел чыршыны һәркем ярата. Бигрәк тә балалар булган йортларда Яңа ел ансыз узмый.
Район урман хуҗалыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, Яңа ел өчен чыршыларны Юхмачы урманчылыгында махсус үстергәннәр. Аларны бәйрәмгә кисеп алып кайтканчы 6-7 ел карап үстерергә кирәк икән. Сату өчен төрле зурлыктагы 500 чыршы әзерләп куйганнар. Былтыр шулкадәр сатылган булган. Җитмәсә, кисәргә тагын запаслары бар.