Әлки көрәшчеләре – республика җиңүчеләре

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Ярышлар 2003 елда туганнар һәм аннан кечерәк яшьтәгеләр арасында узды. Анда тренерлар Илдар Әхмәров һәм Алмаз Абдуллин кул астында шөгыльләнүче үсмерләребез катнашты. Нәтиҗәдә 12 яшь көрәшчебез призлы урыннар алды.

 Билбау көрәшендә призлы урыннар яулаучылар:

Базарлы Матактан Илзат Әхмәров, Илназ Хәмидуллин, Илданис Вахитов, Сергей Талалаев, Чуаш Кичүеннән Алена Дормидонтова, Ташбилгедән Илсаф Фәхретдинов үз үлчәмнәрендә икенче урыннарны, Базарлы Матактан Илшат Хәйруллин, Булат Сәмигуллин, Диләрә Шакирова, Каргадан Илсаф Хәсәнҗанов, Радмир Шәйхетдинов өченче урыннарны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International