Республиканың 11 районында быел махсус программа нигезендә чаңгы базалары салынды. Шуларның берсе – Базарлы Матакта. Яңа базада чаңгы прокаты эшләячәк. Шуарга теләге булганнарга тәкъдим итү өчен биредә төрле зурлыктагы 100 чаңгы булдырылган. Шулай ук киенү-чишенү, юыну бүлмәләре бар. База чаңгы юллары салу өчен кар машинасы белән тәэмин ителгән.
Чаңгы базасы һәр көнне 16 дан 20 сәгатькә кадәр эшли. Чаңгы юллары, таудан шуу урыннары яктыртылган.
19 декабрьдә, чаңгы базасы ачылгач, укучылар, хезмәт коллективлары, теләге булган һәр кеше катнашында беренче ярыш узачак. Чаңгы узышына язылу сәгать 10 да башлана. Рәхим итегез!