Узган атнада смотр кысаларында зур концерт Чуаш Кичүе мәдәният йортында булып үтте. Әлеге кичәне җанлы һәм кызыклы итү өчен авыл үзешчәннәре зур тырышлык белән әзерләнгәннәр. Фоат Садриевнең “Җәмиләнең җенләнүе” спектакленнән өзекне алар бик оста башкардылар. Халык спектакль уйнаучыларга алкышларын кызганмады. Авыл яшьләре җыр-биюгә дә бик сәләтле булуларын күрсәттеләр. Резидә Гыйльфанова башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан!” җырын, Гөлнәзирә Шәфикова һәм Ләйсән Галләмованың –“Авыл киче”, Резидә ...һәм Эльвира … “Пар чыршылар” дуэтларын, Гүзәл Кыямованың “Дөнья безгә дәшә” җырын, Әлфис Хәсәнов башкаруында татар халык биюен дә тамашачылар бик ошатты.