Быел Татарстанда модульле чаңгы базалары төзелә башлады. Аларны беренче чиратта чаңгы спорты аеруча популяр һәм үсештә булган районнарда төзергә булганнар. Әлки бу җирлеккә юкка гына эләкми. Безнең яшь чаңгычыларыбыз зона, республика ярышларында әледән-әле зур уңышларга ирешәләр. Иң оста чаңгычылар Иске Матак, Чуаш Борнае, Борискино мәктәпләрендә тәрбияләнә. Бу укучылар район данын яклап республика бәйгеләрендә чыгыш ясыйлар, җиңүләр яулыйлар.
Модульле чаңгы базасы бездә бик тиз төзелде. Дөрес, аңа әзерлек эшләре алдан ук алып барылды – нык итеп нигезе салынды, су, электр энергиясе үткәрелде.