Андрей Зиньков – Татарстанның “Ел спортчысы”

2017 елның 22 декабре, җомга

18 декабрьдә Казанда 2017 ел нәтиҗәләре буенча традицион “Ел спортчысы” премияләрен тапшыру тантанасы узды. Үтеп баручы елда спортта уңышларга ирешүчеләрне, физик тәрбия үсешенә зур өлеш кертүчеләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.

Тантанада Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова да катнашты. Ул Андрей Зиньковны әлеге мәртәбәле җиңүе белән котлады. Ольга Павлова берничә ел элек киокусинкай спорты белән Андрей Зиньков тренерлыгында шөгыльләнүче балаларга татами бүләк иткән иде. Депутат шулай ук А. Зиньков җитәкчелегендәге  “Патриот” клубының эше белән даими кызыксынып тора, аларга төрлечә ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International