Әлки районы делегациясе Оренбургтагы хәрби частьтә якташ егетләребезнең хәрби ант кабул итү тантанасында булды

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

23 декабрьдә аларның хәрби ант кабул итү тантанасында районыбыздан зур делегация катнашты.

Һәр ир-егет өчен гаять әһәмиятле һәм истәлекле бу вакыйганың шаһитлары булу, солдат уллары белән күрешү өчен хәрби частькә аларның әти-әниләре, туганнары, шулай ук җитәкчеләр,  мәдәният хезмәткәрләре барды. Әти-әниләр балалары хезмәт иткән часть белән таныштылар, аларның йокы бүлмәләрен, ашханәләрен карадылар. Хәрби ант кабул итү тантанасы да  гаять дулкынландыргыч булды. Командирлары Әлки егетләренең башкаручан, тырыш булуларын, әйбәт хезмәт итүләрен билгеләп үттеләр. Районнан хәзер анда барысы 38 егет Ватан алдындагы бурычларын үти.

Безнең делегация җитәкчесе – Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов, тантанада чыгыш ясап, район җитәкчелеге исеменнән егетләребезне тәбрикләде, аларның намус белән хезмәт итүләрен теләде.

Аннан соң солдатларыбыз бәйрәм табынына чакырылды. Алар туган як күчтәнәчләре – өчпочмаклар, бәлеш, чәк-чәк, пәрәмәчләр белән сыйланып чәй эчтеләр. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре егетләребезгә бик матур концерт күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International