Авылдагы ферма биналарында ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Ике корпуска тирес чыгару җайланмасын урнаштырасы гына калган. Биналарга заманча сөтүткәргечләр куелган, сөтне суыту җайланмасы бар. “Кызыл Шәрык-Агро”ның бу фермасында 400 баш сыер асралачак, дистәдән артык кешегә эш урыннары була. Терлекләрнең әлегә 100 башы кайтарылган. Ферма эшчеләр белән тәэмин ителгән, терлекләрне кышлату өчен мул азык запасы булдырылган.