Әлки районының Кошки авыл җирлеге яңа тракторлы булды

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Кошки район үзәгеннән дә, төп автомобиль трассаларыннан да ерак урнашкан. Димәк, җирлектә көн дә диярлек чыгып торган мәшәкатьләргә үзәктән трактор юллау да кыйммәткә төшә. Әнә шуны истә тотып кошкилылар муниципаль берәмлекләр конкурсында катнаша да.

Менә берничә көн элек җирлек башлыгы Минзакир Гайфуллин яңа тракторны  алып та кайтты. Тракторчы  Илнар Гыйльманов яңа техника белән Кошки, Татар Төгәлбәе авыллары урамнарын кардан чистартуга да керешкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International