Әлки районының Апак һәм Чиябаш авыл җирлекләренә Президент яңа машиналар тапшырды

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

21 декабрьдә район авыл җирлекләре башлыклары республика муниципаль берәмлекләр советының 12 нче съездында катнаштылар. Форум башланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика сморт-конкурсы җиңүчеләренә җиңел машина ачкычлары тапшырды. Апак һәм Чиябаш авыл җирлекләре башлыклары Илһамия Әбҗәббарова һәм Илфат Сәмигуллин да Президент кулыннан “Шевроле-Нива” автомашинасы ачкычларын кабул итеп алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International