Әлки районында яңа 2018 елның беренче баласы 1 гыйнварда дөньяга килде

2018 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа елның беренче бәбие Әлки район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 1 гыйнварда  10.20 сәгатьтә дөньяга килде.

Ул – 3.200 килолы малай – Түбән Колчурино авылыннан Елена Николаеваның өченче баласы. Өйдә бәбине ике абыйсы көтә. Бәхетле әти-әни – Николай һәм Елена икесе дә “Хузангай” ҖЧҖдә эшлиләр.

Әни дә, бәби дә үзләрен яхшы хис итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International