“Ашыгыч ярдәм” хезмәте фельдшеры Әлфия Хәйдарова әйтүенчә, бәйрәм көннәрендә аларга гадәти көннәргә караганда күбрәк мөрәҗәгать итәләр. Әйтик, яңа елның беренче тәүлегендә тәҗел медицина ярдәме күрсәтүне сорап 18 мөрәҗәгать кергән. 31 декабрь, 1 гыйнвар көннәрендә теш сызлап, куллары бәрелеп-сынып мөрәҗәгать итүчеләр шактый булган. Аларга кизү стоматологлар, хирурглар беренче ярдәмне күрсәткән. Шулай ук эт тешләгән кешегә ярдәм күрсәткәннәр. Озакка сузылган бәйрәмнәрдә табиблар төрле хроник чирләре кискенләшкән пациентларга да хәлләрен җиңеләйтергә бик еш булышалар.