Әлки раоны: “Строитель и К” оешмасы төзүчеләре объктларда эш башладылар

2018 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

Төзүчеләр Сихтермә-Хузангай авылындагы аренда өйләрен төзүдә әйбәт эшләделәр, районның күпбалалы гаиләләренә торак шартларын яхшыртуда булыштылар.

Ел башынннан төзүчеләр кабат эшкә кереште. Оешманың ике бригадасы Татар Борнае авылында мәктәп остаханәсе фундаментына цоколь чыгаруда, тагын ике бригада Иске Матакта 100 урынга исәпләнгән клуб стеналарын өүдә хезмәт куя. Эчке бизәү эшләрен башкаручы бригада Базарлы Матактагы ветеринария даруханәсен төзекләндерүгә кереште

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International