Әлки районы: Базарлы Матакның Геройлар паркында кышкы бәйрәм үтте

2018 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

"Кыш – иң матур вакыт" дигән исем астында әлеге бәйрәмне район мәдәнияты йорты хезмәткәрләре оештырды. Геройлар паркы бик матур итеп бизәлгән. Биредәге биек яшел чыршы, кардан ясалган әкият геройлары сыннары бәйрәм рухын тагын да арттыра. Паркта бәйрәм буласы район газетасы аша алдан ук хәбәр ителгәнгәдер, балалар күп җыелган, олылар да шактый иде. Кыш бабай, Кар кызы, Аю, Бүре, Куян, Төлке кебек җанварлар алар өчен төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырдылар. Рәхәтләнеп уйнаган, көч-җитезлектә ярышкан балаларга татлы бүләкләр дә өләштелер. 
Күңелле музыка астында олылар һәм балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр. Озакка сузылган бәйрәмнәрдә күбесенчә өйдә табын янында, телевизор карлында утырып "талчыккан" халык рәхәтләнеп саф һавада ял итте, буыннарын яздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International