Әлеге бәйгедә мәктәп “Чүлмәкче” проекты белән катнашкан. Биредә балалар өстәмә белем бирү педагогы Гөлнур Сәләхетдинова җитәкчелегендә балчыктан сувенирлар ясау белән мавыгалар. Грант акчасына балчык эшләнмәләрне киптерү өчен мич сатып алып, әлеге эш белән киңрәк шөгыльләнергә исәплиләр. Мәктәпнең мондый проектлар конкурсында беренче генә катнашуы түгел. Алдагы елларда алар грант отып ноутбуклы, фотоаппаратлы булганнар иде.