Әлки районы ЗАГС бүлегендә беренче никах 13 гыйнварда теркәлде

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Район ЗАГС бүлегендә  беренче никах 13 гыйнварда – иске Яңа ел алдыннан теркәлде.

Иске Салман егете Фәнис Шиһапов Нурлат районының Яңа Әмзә авылы кызы Гөлинә Шәрапованы килен итеп төшерде. Кияү белән кәләш икесе дә 23 яшьтә. Яшьләр Казанда яшәргә ниятлиләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International