Әлки районы аучылык биләмәләрендә 85 маршрут буенча җәнлекләрне саныйлар

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

“Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты” 1 гыйнвардан 28 февральгә кадәр дәвам итә. Быел, ел башында кар бик аз булу сәбәпле, бер атна соңрак эшкә керешкәннәр. Ау рөхсәт ителгән кыргый җанварларны һәм киек кошларны районда 85 маршрут буенча исәплиләр. Әлеге маршрутларның гомуми озынлыгы 850 километрга сузыла. Бу эшне егерьләр, аучылар-җәмәгать инспекторлары башкара. Башта  кар машинасы ярдәмендә  кардагы эзләрне тулысынча бетереп чыгалар. Бер тәүлектән соң анда салынган эзләрне саныйлар. Җәнлекләрне эзләре буенча ачыклап була икән. Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең  район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, безнең урман-кырларда нигездә куян, төлке, кабан, поши, кыр кәҗәсе, сусар, бүре кебек җанварлар, кыр тавыгы, көртлек ише киек кошлар көн күрә. “Кышкы маршрут” мәгълүматлары Казанга юлланачак. Алар буенча җәнлекләргә ау лимиты эшләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International