Әлки районы: коткаручылар һәм табиблар Хач ману коенуларында саклык чараларын күрергә чакыра

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

 Электән килгән традиция буенча, бу көнне күпләр изгеләндерелгән бәкегә чума.

Район благочинные протоиерей Андрей ЗИНЬКОВ хәбәр итүенчә, бәйрәм төнендә байтак авыллар сулыкларында бәкеләр изгеләндерелеп, кешеләргә коену мөмкинлеге тудырылачак, ә храмнарда Хач ману гыйбадәтләре узачак.

18 гыйнвардан 19 ына каршы  төндә (23.50 дән 03.00 гә кадәр) Базарлы Матак плотинасында, Сихтермә-Хузангайда авыл читендәге сулыкта, Чуаш Шәпкәсендә инештә, Иске Хурада авылында елгада, Чуаш Борнае авылы елгасында, ә 19 гыйнварда көндезге сәгать 10 да Түбән Колчуринода храм янындагы инештә изгеләндергән бәкеләрдә чумарга мөмкин булачак.

Хач ману коенулары имин узсын, шатлык һәм канәгатьлек кенә китерсен, күңелсезлекләр булмасын өчен саклык чараларын күрү, кайбер кагыйдәләрне үтәү зарур.

Район янгын-коткару часте начальнигы вазыйфаларын башкаручы Дмитрий РОМАНОВ искәртә:

–Хач ману бәйрәмендә бары тик тикшерелгән, рәсми төстә расланган урыннарда гына коенырга кирәк. Әлеге бәкеләр хәвефсезлек таләпләрен истә тотып җиһазлана. Анда шулай ук коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре кизү торачак, алар теләсә кайсы мәлдә ярдәмгә килергә әзер булачак. Мөстәкыйль рәвештә ясалган бәкеләрдә һәм махсус җиһазланмаган урыннарда чума күрмәгез. Рөхсәт ителгән иорданьнар баскычлар һәм култыксалар белән җиһазлана. Анда суның тирәнлеге 1,5 метрдан артмый.

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе табибы урынбасары, кабул итү-диагностика бүлеге табибы Игорь ЛЕОНТЬЕВ та әлкилеләрне уйлап эш итәргә, сәламәтлекләрен сакларга чакыра:

–Православныйлар иорданьда коенуның файда гына китерәсенә ышаналар, билгеле. Әмма күп кешеләргә бәкегә чуму катгый рәвештә тыела. Әйтик, йөрәк-кан тамырлары чирләре, шикәр диабеты, эчке әгъзалар ялкынсынуы, борын һәм тамак авырулары булганнарга  салкын суда коену зур зыян китерергә мөмкин. Хач ману бәйрәмендә коенырга ниятләсәгез, һичшиксез үзегезнең участок терапевты белән киңәшегез. Чөнки бозлы суга чуму – организм өчен зур стресс.

Иорданьда коеныр алдыннан аз гына да алкоголь кулланырга ярамый. Кайберәүләр  спиртлы эчемлекләр организмны җылыта дип уйлый. Ә чынлыкта ул киресенчә: алкоголь кулланып берничә минут узгач, кеше тәне җылыны чыгара башлый. Моннан тыш, алкоголь йөрәккә дә начар тәэсир итә.

Бәкегә баш белән чумарга да ярамый. Суык тәэсирендә баш миендәге кан тамырлары кысылып, бозлы суда аңыгызны җуюыгыз ихтимал. Шулай ук бәкедә бер минуттан артык тормаска киңәш ителә, югыйсә организм нык суынырга мөмкин.

Иорданьга  чумарга теләгән һәркем үзе белән башмак яисә йон оекбашлар, җылы киемнәр алып барсын. Суга чумгач, бәкедән тиз-тиз чыгып, йөнтәс сөлге белән тәнне ышкырга һәм коры җылы киемнәр кияргә кирәк. Тизрәк җылыну өчен термоста кайнар чәй алып барсаң да яхшы,–дип киңәш бирә табиб.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International