Әлки районының Яңа Салман җирлеге халкына кайсы табиб медицина хезмәте күрсәтә?

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Безгә хәзер кем медицина ярдәме күрсәтер, авылыбызга яңа табиб кайчан билгеләнер?”– Салман авылында яшәүчеләр әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр иде.

Хатта куелган сорауга Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина болай җавап бирде:

–2017 елның 20 ноябреннән  Яңа Салман участогында яшәүче халыкка медицина хезмәте күрсәтү табиб Румия Шәйхетдиновага йөкләнде. Ул атнага бер тапкыр – җомга көнне Яңа Салман табиблык амбулаториясенә барып, ә бүтән көннәрдә район үзәк хастаханәсе поликлиникасында авыруларны кабул итә.

Базарлы Матакның 5 нче участогы участок терапевты Румия Шәйхетдинова район үзәгендәге үзенә беркетелгән урамнардагы, шулай ук Түбән Әлки, Югары Әлки һәм Урта Биктимер авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International