Әлки районы укучылары чаңгы юлларын шомартты

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Чаңгы спортын яратучылар көтеп алган көннәр җитте – җиргә рәхәтләнеп шуарлык кар катламы ятты. Районда бер-бер артлы чаңгы бәйгеләре үткәрелә башлады. Узган атна ахырында исә мәктәпләрнең иң көчле чаңгычылары район үзәгендәге чаңгы базасында көч сынашты. Күп санлы укучылар катнашында үткән бәйгедә беренчелекне Иске Матак мәктәбе командасы яулады. Икенче урында – Иске Тахтала, өченче – Хузангай мәктәпләре чаңгычылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International