“Чәчәк атсын туган җиребез Татарстан” исеме астында узучы әлеге смотр кысаларында күп авыл үзешчәннәре үз осталыкларын күрсәттеләр инде. Шундый концертларның берсе күптән түгел Иске Салман мәдәният йортында узды. Әлеге кичәне җанлы һәм күңелле итү өчен авыл җирлеге үзешчәннәре зур тырышлык белән әзерләнгәннәр. Алар җыр-биюгә бик оста булуларын күрсәттеләр.
Рамилә Фәтхуллина, Гүзәлия Бәшәрова, Гөлнур Гарипова, Энҗе Нургалиева, Сүрия Хәлиуллина, Гөлназ Сункишева башкаруындагы җырларны тамашачылар алкышларга күмделәр. Иске Тахталы авылы яшьләренең күмәк биюен, Ринат Юсуповның тальян гармунда татар халык көйләренә тезмә уйнавын, концертны алып баручы Әлфинур Галиеваның сүзгә осталыгын һәм матур җырлавын да халык бик ошатты.
Иске Салман җирлеге үзешчәннәре чыгышына жюри яхшы бәя бирде. Бу концертны алар күрше авылларда да күрсәтәчәк әле.
Марат Хәмитов,
конкурсның жюри рәисе.