Әлки районы штангачылары икенче урында

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Юлда автобуслары ватылу сәбәпле ярышларның беренче турына соңарсалар да, штангачыларыбыз югалып калмаган, аларның шәхси нәтиҗәләре сөендерерлек. Әйтик, Данил Макаров, Ольга Гнеденкова, Давид Пимурзин үз төркемнәрендә икенче урыннар алганнар. Рәшит Гарипов һәм Касыйм Зыятдинов ветераннар – үз яшьтәшләре арасында пьедесталның иң югары баскысына күтәрелгәннәр. Штанга күтәрүчеләрнең тренеры Касыйм Зиятдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International