Бу хакта “Земля-землица” газетасы (25-31 гыйнвар саны) хәбәр итә. Киңәшмәдә Россиянең 20 субъектында сөт кабул итү бәяләренең төшүе хакында әйтелгән. Сөткә бәянең иң нык арзанаюы Татарстанда күзәтелә икән. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов бездә Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча сөт кабул итү бәяләре төшү сәбәпләренең тикшерелүен әйткән. Россия министрлыгы тарафыннан Татарстанга сөт кабул итү бәяләрен кимендә килограммын 25 сумга кадәр күтәрү бурычы куелган. Бу Россиядә сөт кабул итүнең уртача бәясе.