Мондый гариза бирелгәч, ЕГРНга шул хактагы язу теркәлә. Әгәр әлеге милек белән алыш-бирешне теркәү хакында ышаныч кәгазе белән мөрәҗәгать итүче була икән, аның документлары эшкә алынмыйча кире кайтарылачак. Ә милекнең хуҗасына аның мөлкәте белән ниндидер гамәлләр кылырга омтылулары хакында хәбәр ителәчәк.
Хуҗасының шәхси катнашыннан башка милек белән алыш-биреш итү мөмкин булмау турындагы гаризаны Росреестр сайтындагы шәхси кабинетта электрон төстә бушлай тапшырырга була. Анда электрон цифрлы имза булуы зарур.
Әлеге чара күчемсез милек ияләренең хокукларын яклауга юнәлтелгән. Аерым алганда, күчемсез милек белән мошенниклык операцияләре кылу ихтималы кимиячәк.
Әнвәр Шакиров,
район прокуроры ярдәмчесе.