Әлки районы: төн имин үткән, гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Тизлеге вакыт-вакыт секундына 20 метрга җиткән җилләр, шөкер, районга әллә ни зыян салырга өлгермәде. Электр челтәрләре баш инженеры Руслан Шәйхетдинов әйтүенчә, авылларда электр белән проблемалар тумаган. “Вак-төяк сигез өзелүне тиз арада барып ялгадык, болар нигездә өйләргә керүче электр чыбыклары һ.б. белән бәйле җитешсезлекләр генә булды. Ремонт бригадалары әзер, җитди аварияләр була калса, аларны үзвакытында төзәтү өчен барысын да эшләячәкбез”,–дип ышандырды ул.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре дә тынычландыра: юл-транспорт һәлакәтләре булмаган, төн тыныч үткән. Газ эксплуатацияләү хезмәте диспетчерлары шулай ук үз хуҗалыкларында барысы да имин булуын хәбәр итәләр. Шулай да алар мондый җил-давыллы көннәрдә газ приборлары эшенә аеруча игътибарлы булырга, аларны карап-күзәтеп торырга киңәш итә.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева бүген база мәктәпләренә балаларны автобус белән китерүне туктатып торуларын әйтте. Укулар бара, әмма күрше авыллардан килеп укучылар өчен бүген көтелмәгән ял игълан ителгән.

Билгеле, кар-бураннар беренче чиратта юлчыларның хезмәтен катлауландыра: “Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы эшчеләре төне буе юлларны чистарту белән мәшгуль.

–Моны инде бу тәүлектә өченче тапкыр эшлибез. Юлларда 11 “КамАЗ” икешәр К-700, грейдер, кар төяткеч,  4 МТЗ тракторыбыз даими эшләп тора. Бигрәк тә күперләр, посадкалар тирәләренә кар күп ята. Шулай да тырышабыз, районның һәр авылына юллар ачык,–диде участок мастеры Илшат Гафиятуллин.

 

Һава торышы әлегә яхшырмый, киресенчә, көчле җил карлы буранга әйләнеп килә. Димәк, юлларда вәзгыять тагын да катлаулана. Каядыр барырга, юлга чыгарга уйлаган автомобильчеләр аеруча сак булсын иде. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International