Әлеге чара бүгенге яшьләргә Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларыннан берсе булган Сталинград сугышы турында сөйләү, аларны бу хакта өстәмә мәгълүмат алырга этәрү, командада эшләргә өйрәтүне күздә тотты. Алдан әзерләнгән маршрут буенча командалар Сталинград сугышы темасы белән бәйле биремнәрне үтәделәр. Балалар зур кызыксыну белән шифрланган хәбәрләрне “чиштеләр”, тавышы буенча Җиңү коралын ачыкладылар, сугыш ветераннары альбомнары ясадылар.