Авылда сафка бастырылган модульле ФАПны төзүчеләрнең узган елның декабрендә тантаналы төстә медикларга тапшыруы хакында газетада язган идек инде. Әлеге медицина пункты барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Анда пациентларны кабул итү һәм дәвалау өчен бөтен шартлар тудырылган. Бина электр белән җылытыла, салкын һәм кайнар су килә, канализация бар. Шушы арада яңа ФАПка медицина хезмәте күрсәтүгә лицензия бирелде, һәм ул тулы куәткә эшли башлады