Чиябашта җыенга халык күп килгән иде. Иң элек авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин узган елда башкарылган эшләргә хисап тотты.
Татар һәм Рус Чиябашы, Мулланур Вахитов авылларын берләштерүче җирлектә былтыр ике бала туган. Якты дөньядан китүчеләр 12 гә җиткән. Хәзер биредә 134 хуҗалыкта 369 кеше яши. Шуның 122 се пенсия яшендәгеләр. Былтыр авылда ике яшь парның никахы теркәлгән.
Узган елдан Чиябаш мәктәбе башлангычка калды. Анда 11 укучы белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге 12 бала бар.
Авылларны чиста-төзек тотуга, экология мәсьәләләренә зур игътибар бирәләр. Авыл җирлеге җитәкчелеге мәчет картлары белән берлектә зиратны җыештыру эшләрен оештыра. Кышкы чорда авыл урамнарын кардан чистартуда ярдәм иткән авылдашларына да Илфат Сәмигуллин рәхмәтләрен җиткерде. Бу эштә бигрәк тә Нияз Минсабировның булышлыгы зур икән.
Авыл җирлеге советы депутаты Миншакир Хәмитов чишмәне төзекләндерү, ял итү өчен беседкалар төзү эшләрендә башлап йөргән. Элек алма бакчасы булган, хәзер чүп үләннәре астында калган ике гектарлы мәйданга авыл халкы белән бергә агачлар утыртып, бу тирәне ял, матурлык урыны итәргә җыеналар.
Чиябаш җирлегендә яшәүчеләр мал-туар асрауны да киметмиләр. Күпләр сыерлар санын арттырып, сөтне мулырак сата башлаганнар. Әйтик, Хәниф Гайнуллин хуҗалыгында сигез савым сыеры асрала. Былтыр бу гаилә 20 тоннага якын сөт саткан. Дания Хисмәтова биш сыер тота, ул 14 тоннадан артык сөт тапшырган. Фәнис Фәттахов, Резидә Әхмәтова – дүртәр, Марс Җамалиев, Алсинә Әхмәтшина, Румзия Насыйрова, Мулланур Вахитовтан Румия Саттарова өчәр сөтбикә тоталар. Үткән ел дәвамында әлеге гаиләләр 8-10 ар тонна сөт сатуга ирешкәннәр.
Җирлектә ике гаилә фермасы уңышлы гына эшләп киткән. Хәнифә Гайнуллинаның гаилә фермасында 15 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 8 е сыерлар. Хисмәтовлар гаилә фермасында 5 сыер асрала. Әминә Хуҗина гаиләсе дә быел ферма салырга җыена. Ә инде фермер Нияз Минсабиров 2017 елда 100 савым сыерына исәпләнгән ферма төзеп куйды. Җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләгәннәр, тиздән сыерлар кайтара башлыйлар.
Җыенда авыл халкы үзләрен борчыган байтак сорауларны да күтәрде. Рияз Вәлиуллин, Чиябашның үзәк урамында юлларны рәтләп булмас-мы, ди. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов бу эшне үзара салым хисабына башкару кулай булуын әйтте. Күп авылларда хәзер шулай эшлиләр. Наилә Сафиуллинаның пенсия артуга кагылышлы соравына ачыклык кертеп җавап бирергә ышандырдылар. Бер абзый газ өчен түләү квитанцияләренең ник соң килүе белән кызыксынды. Соңрак редакция хәбәрчесенә район газ эксплуатацияләү хезмәте җитәкчесе Равил Нургазизов аңлатуынча, квитанцияләрне тарату гыйнварда гына шулай соңарган икән.
Халык авылда буа ясауны да сорый. Бу һәм башка күтәрелгән мәсьәләләр район җитәкчелеге контроленә алынды.