Әлки районында савым сыерлары һәм кәҗәләр асраучыларга субсидия түләнә башлый

2018 елның 9 феврале, җомга

Республикада халыктан җыела торган сөткә бәяләр 20 процентка кадәр төште. Бу күпләрне хафага салды. Әлеге югалтуларны  каплау йөзеннән Татарстан Президенты бер тапкыр бирелә торган субсидия бүлеп бирү карарын кабул итте. Бер сыер асраучыларга ике мең сум күләмендә субсидия биреләчәк. Ике сыеры булганнарга һәр сыер башына – өчәр мең, ә өч һәм аннан күбрәк сөтбикәсе булганнарга дүртешәр мең сум акча түләнәчәк. Савым кәҗәләренә бер башка бер мең сум акча каралган. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша түләнүче әлеге субсидияне  халык февраль ае дәвамында алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International