9 февральдә, “Татмедиа” җәмгыятендә махсус комиссия, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, читтән килгән күзәтүчеләр катнашында призлар уйнату үткәрелде. Бүләкләр лототроннан акциядә катнашучыларның тәртип саннарына туры килгән номерлы карточкаларны алу юлы белән башкарылды.
Төп приз – 32 диагональле “SAMSUNG” телевизорын Мамадыш районыннан Энҗе Нәҗмиева отты. Өч кеше цифрлы фотоаппаратка, 15 кеше сарык йоныннан юрганга ия булды. Алар арасында әбүнәчебез Шәүкәт Фәтхетдинов та бар. Шәүкәт район урман хуҗалыгында хезмәт куя. Алар һәр подписка чорында бик күп газета-журналларга язылалар.
Призлар уйнату нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, һәр районнан иң актив (иң зур суммада матбугат басмаларына язылучы) әбүнәчегә кызыксындыру бүләге тапшырыла. Бездән әлеге бүләккә Карга мәктәбе укытучысы Гөлсинә Галиуллина лаек булды.
Әбүнәчеләребезне котлыйбыз, алга таба да “Татмедиа” АҖ басмаларына актив язылуларын телибез