Кошки – районның иң ерак чигендә урнашкан җирлекләрнең берсе.

2018 елның 10 феврале, шимбә

Ни кызганыч, җирлеккә кара­ган өч авыл да картая бара. Мон­да 144 хуҗалыкта 364 кеше яши. Шуның 201 е – Кошкида, 160 ы – Татар Төгәлбәендә һәм 3 есе –Рус Төгәлбәендә. Былтыр биредә бер бала да тумаган. Ә үлүчеләр дүртәү. Кошки башлангыч мәктәбендә – биш, Татар Төгәлбәендә ике бала белем ала. Авылларда почта, кибетләр, фельдшер-акушерлык пунктлары эшләп тора.

Авыл җирлеге башлыгы Мин­закир Гайфуллинның хисап чыгышында әйтелгәнчә, былтыр 300 метрдан артык озынлык­та урам юлларын төзекләндерә алганнар. Бу эш үзара салым хиса­бына быел да дәвам итәчәк.

Татар Төгәлбәе халкы авыл­дагы су башнясын ясатуны сора­ды. Район башлыгы Александр Никошин башняны ремонтла­ту чарасы күреләчәген әйтте. Бер абзый, авылда күперне дә төзәтәсе иде, дигән үтенечен җиткерде. Бу эшне башкару авыл җирлеге җитәкчелегенә һәм район урман хуҗалыгына йөкләнде. Берничә хуҗалык “Ху­зангай” җәмгыятеннән дивиденд бөртеген алмаганнар икән. Рай­он башлыгы бу мәсьәләне якын арада хәл итәргә ышандырды. Ата-аналар үтенече буенча Та­тар Төгәлбәендәге башлангыч мәктәптә җылы бәдрәф ясау да планлаштырылды.

Наилә апа Мортази­на исә үзе ятып чыккан район үзәк хастаханәсе табиблары­на һәм шәфкать туташларына рәхмәтләрен җиткерде. Аны та­биб Алсу Зәкиуллина бик әйбәт дәвалаган икән.

Бер абзый: “Төгәлбәйдән Кол­чурино ягына йөри торган юлы­бызны “Хузангай” җәмгыяте сука­латты”,–дип зарланды. “Хузангай” ҖЧҖ вәкиле Марат Гибадуллин әлеге юлны торгызырга һәм сак- ларга ышандырды.

Кошкидагы җыенда Фәрит Гай­фуллин:

– Ашлама сибүче самолетлар өй түбәсенә орынып диярлек оча, чара күрегез әле,–дип борчылып сөйләде. Бу мәсьәлә дә контрольгә алыначак.

Ольга Семенова район табиб- лары дәвалавына зарын белдер­де. Ул ветеринария табиблары да дөрес прививка ясамыйлар, диаг­нозны төгәл куймыйлар, дип бара. Районда матди ярдәм аз бирелә, дип тә канәгатьсезлек белдер­де. Районнан килгән белгечләр җыелыш вакытында да, аерым да ул күтәргән мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырыштылар.

Бер агай исә: “Пенсияләр артты, ә мин азрак ала башладым”,– дип аптырый. Әлеге мәсьәлә дә һичшиксез тикшереләчәк.

Кошкида мәдәният йорты бик әйбәт эшли икән. Өлкән буын апалар авыл халкы өчен төрле чаралар оештыручы Эльвира Аку­лининаны клубта ярты ставка­га булса да эшләтеп булмасмы, дигән үтенечләрен әйттеләр. Бу сорау район мәдәният бүлеге җитәкчелегенә юлланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International