Алимент нәрсә ул, аны түләү тәртибе нинди?

2018 елның 10 феврале, шимбә

Алимент –бүтән затлар­ны яшәтү чыгымнарына тәгаенләнгән средстволар ул. Алимент йөкләмәсе ике якның үзара килешүе яисә суд карары нәтиҗәсендә бар­лыкка килә. Аның нигезендә гаиләнең бер әгъзалары икенчеләрен матди тәэмин итәргә бурычлы, ә тегеләре моны таләп итәргә хокуклы.

Ата-аналар юридик хо­куклы яисә хокуксыз, эшкә сәләтле яисә сәләтсез, балигъ булу-булмауларына, шулай ук балаларның алиментка мохтаҗ булу-булмауларына карамастан, балигъ түгел ба­лаларына алимент түләргә бурычлылар. Баланың туу факты ук инде ата-ананың балигъ булмаган балаларына алимент түләү йөкләмәсенә нигез булып тора.

РФ Гаилә кодексының 60 маддәсе нигезендә, алимент балага түләнә, әмма ул бала­ны тәрбияләү белән мәшгуль әти я әни карамагына керә. Билгеле, алимент баланы яшәтүгә, тәрбияләүгә һәм белем бирүгә тотылырга тиеш.

Ирекле төстә түләнмәгәндә алиментлар суд тәртибендә йөкләнә. Моның өчен иск белдерү зарур. Әлеге иск буенча әти-әнинең берсе – үзенең балигъ булмаган балаларын тәэмин итмәүче – җавап бирә. Ата-ананың алимент түләү турында үзара килешүе булмаса, аларның берсе бу хакта судка иск та белдермәсә, алимент түләтү турындагы искны опека һәм попечительлек органы белдерә ала. Ата-ананың берсенең гаризасы буенча суд алиментны никах чо­рында да, аерылышкач та түләтә ала.

Алимент түләү турында килешү булмаганда суд ба­лигъ булмаган балаларга аларның ата-аналарыннан ай саен мондый күләмдә алимент түләтү хакында ка­рар чыгара: бер балага – ата- ананың хезмәт хакының һәм (яисә) бүтән керемнәренең дүрттән бере, ике балага – өчтән бере, өч һәм күбрәк балага –яртысы.

Суд карары нигезендә алимент түләргә тиешле затның гаебе белән бурыч хасил булса, гаепле кеше алимент алучыга һәр көн өчен түләнмәгән алимент суммасының икедән бер проценты күләмендә неу­стойка (штраф) түли.

Алимент түләмәгән өчен РФ Административ хо­кук бозулар турындагы кодексның 5.35.1 маддәсе нигезендә административ җаваплылык, шулай ук РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган.

Луиза ХӘЙРУЛЛИНА,

район прокуроры урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International