“Хузангай” ҖЧҖ җитәкчесе Евгений Чу­гунов: Тиздән май-сыр цехы ачылачак. Анда байтак өстәмә эш урыннары була

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Иске Коратада җыенга халык бик аз килгән иде. Яңа мәдәният йортының тамаша залы ярым буш булды. Ә бит кешеләр белән очрашуга, аларның сорауларын ишетергә, проблемаларын хәл итәргә дип район җитәкчеләре, күп оешма- хезмәтләр вәкилләре килде авылга.

“Киләчәктә, җыенда катнашучылар шулай аз булса, авылда аны аерым үткәрү бәлки кирәкмәс тә”,–ди район башлыгы Александр Никошин.

Ә җыелышта авыл тормышы өчен шак­тый мөһим мәсьәләләр күтәрелде. “Авылда буа ясадылар да бит, әмма аның суы тормый”,–дип борчыла бер абзый. Авыл җирлеге башлыгы Нико­лай Кузнецов әйтүенчә, буаның эшермәләре әле тулысынча ясалып бетмәгән икән. Быел аны төзүне дәвам иттерәбез, ди башлык.

“Балаларга уйнар өчен мәйданчык төзеп булмасмы?”–дип кы­зыксынды Наталья Кузнецова. Авылда уен мәйданчыгы төзү мәсьәләсен хәл итәргә ышандырдылар.

Авыл урамнарында сукбай этләрнең күп бу­луы да үзәкләренә үткән. “Балаларны урамга үзләрен генә чыгарыр­га да куркыныч”,–дип зарлана халык. Җирлек башлыгы, маэмайларны тотып китү өчен махсус бригада чакыртырбыз, диде. Шундый бригада биредән 25 сукбай этне тотып киткән булган инде.

“Хузангай” ҖЧҖ җитәкчесе Евгений Чу­гунов җәмгыятьнең бүгенге эшләре һәм алга планнары хакында сөйләгәндә:

– Тиздән май-сыр цехы ачылачак. Анда байтак өстәмә эш урыннары була. Балаларыгызга, туганна­рыгызга җиткерегез,–дип мөрәҗәгать итте.

Күп балалы ана Веро­ника Толстокоренконың да гозере җитди:

– Мин алты бала тәрбияләп үстерәм. 2012 елдан бирле күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программа­сы буенча чиратта торам. Безгә кайчан өй төзелер икән?–ди ул.

Район башлыгы Алек­сандр Никошин аңа өметләндерерлек җавап бирде:

– Сезгә әлеге програм­ма буенча өй төзеләчәк, сез исемлектә бар,–диде. – Министрлыклар аша белешеп, моның төгәл кайчан буласын хәбәр итәрбез.

–Без авыл читендә яшибез. Урамыбызга яктырткыч лампа куеп булмасмы икән?–ди бер ханым

Аның бу үтенечен к а н ә г а т ь л ә н д е р е р г ә ышандырдылар.

Сихтермә-Хузангай халкы исә авылда транс­порт күп йөрүгә зарлан­ды. Җәйләрен бигрәк тузан була, диләр. Кайбер урам юлларын асфальт­лап булмасмы, дип тә сорыйлар. Авыл эчендә андый эшләрне башкару “Хузангай” җәмгыятенең планында бар икән.

Хезмәт ветераны Зи­наида Ярославлева эчә торган су мәсьәләсен күтәрә. “Өйдәге кран­нардан болганчык су ага, кайчан чиста су эчәрбез икән?”–ди ул. Бу про­блема авыл һәм район җитәкчеләренә таныш. “Хузангай” җәмгыяте аны хәл итәргә дә җыена: быел яңа су скважина­сы бораулатып, авылны чиста су белән тәэмин итәргә ниятләре.

Шулай ук авылдагы газ слесарен тулы ставкада эшләтәсе иде, дигән теләк яңгырады. “Су өчен түләү кыйммәт”,–дигән апага исә су счетчигы куйды­рырга киңәш ителде.

Район башлыгы Алек­сандр Никошин җыенга йомгак ясап:

– Сихтермә-Хузангай авылы үсә, зурая. Эш урыннары артып тора. Күпме яңа йортлар са­лына. Менә яңа мәктәп, балалар бакчасы да төзергә планлаштыра­быз. Күпләр көнләшерлек сезнең авыл, – дип билгеләп үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International