Бу көнне 9.00 дән 18.00 гә кадәр 8(843) 279-27-27 “кайнар” телефон линиясе эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре айлык түләүне билгеләү өчен гариза тутыру, кирәкле документлар туплау, кая һәм кемгә мөрәҗәгать итү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк, шулай ук ана капиталы средстволарыннан икенче балага айлык түләүгә хокукны билгеләү өчен уртача айлык керемне исәпләп күрсәтәчәк.
Исегезгә төшерәбез: бүтән көннәрдә Пенсия фонды бүлекчәсе “кайнар линиясе” 279-27-27 номеры буенча, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомгада 9.00-16.45 сәгатьләрдә (12.00-12.45 – әбәт вакыты) эшли.